Центральная библиотека

Теле барның – иле бар” исемле әдәби - музыкаль кичә

21 февраль көнне Адав – Толымбай авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә карата -“Теле барның – иле бар” исемле әдәби - музыкаль кичә үтте.

Кичәнең максатлары:

  • Балаларда туган телгә карата хөрмәт, ихтирам хисен тәрбияләү, ныгыту;
  • Чит телләргә карата кызыксыну, максатчанлык уяту;
  • Үз туган төбәгең белән кызыксыну тудыру;
  • Патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү

Кичәне китапханәче Каримова Алсу һәм татар теле һәм әдәбият укытучысы Кутдусова Венера алып бардылар. Кичәбез “Хәерле иртә” җыры белән башланып китте.  Алып баручылар бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар,  Дәвам итте “Кем күпме мәкаль белә?”- уены, без мәкальләрнең башын, ә сез ахрын әйтегез,- укучылар җавапларны дөрес итеп бирделәр. Актив катнаштылар  5 сыйныф укучылдары. Әлеге чарада Нәби Дәүли, Гамил Афзал, Р.Фәйзуллин, Р.Харис шигырьләре файдаланылды. Бишенче сыйныф укучылары: Заббарова Вәсилә, Валиев Данис, Каримов Камил туган телгә карата шигырьләр сөйләделәр. Укучылар белән тел турында фикер алыштык. Татар халкының милли Җырлы биюле уеннары күрсәтелде. Бәйрәмебезне тәмамлап катнашучылар да караучылар да бөтенесе бергә “Туган тел” җырын җырладылар. (Р.Корбан сүзләре, М. Минһаҗев музыкасы.)