Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Яңалык

"900 көн батырлык" - батырлык дәресе

Сәрдек авыл китапханәсендә Бөтенроссия #Блокадныйхлеб акциясе кысаларында "900 көн батырлык " исем астында батырлык дәресе үткәрелде.

"Гаиләмнең яраткан язучысы “ - кычкырып уку

Француз язучысы бөек әкиятче Шарль Перроның тууына быел 395 ел тулды. Аның тылсымлы, серле әкиятләрен әле дә хәтерлиләр һәм укыйлар, алар һәр гаилә өчен популяр һәм яраткан. "Гаиләнең яраткан язучысы “ исеме астында 24 нче январь көнне Гарифуллиннар гаиләсендә кычкырып уку( шигърият кичәсе) үткәрелде. Бу көнне әбиләре оныкларына “Көлсылу” әкиятен укыды.

Бөтенрәсәй проекты «Мечтай со мной»

"Минем белән хыяллан» Бөтенроссия проектының махсус акциясе кысаларында без мобилизацияләнгән балаларга Яңа ел бүләкләре бүләк иттек.

Бөтенрәсәй акциясе “Новогодние окна”

Всероссийская акция “Новогодние окна” акциясенә кушылып, 3 январь көнне,тәрәзәләрне кар бөртекләре белән бизәп,Сәрдек авыл китапханәсе контактында яктыртылды.

"Киртәләрне урап үтәргә кирәк"- видеоролик

Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Янәшәбездә болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булырга, авыр тормышларына- терәк, сырхауларыны- шифа, күңелләренә шатлыклы мизгелләр өстәргә тырышыйк. Шул уңайдан Пукшинер авылында яшәүче Асхадуллин Рәйхан абыйга видеоролик эшләнелде. Видеороликта ул үзенең хис-тойгылары, хыяллары белән уртаклашты.

“Җиһанның асыл затлары” - күргәзмә .

Сәрдек авыл китапханәсендә, әниләр көне уңаеннан, “Җиһанның асыл затлары” исемле күргәзмә эшләнелде.Күргәзмәгә татар язучыларының хатын-кызларга багышланган китаплары куелды.

Кояш Тимбикованың үлемсез әсәрләре”- видеоролик

К. Тимбикованың тууына 85 ел уңаеннан “ Кояш Тимбикованың үлемсез әсәрләре”дип исемләнгән, язучының иҗаты белән кызыксынган китап укучыларыбыз өчен, видеоролик ясалды. Видеороликта язучының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.

“Яралы йөрәкләр” - китап күргәзмәсе.

30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында бу еллар җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган. Күпме кеше гөнаһсыз рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, нахакка гаепләнүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән. Сәрдек авыл китапханәсендә ясалган “Яралы йөрәкләр” исемле китап күргәзмәсе шул чордагы вакыйгалар турында сөйли.

«Читайте нас, листайте нас, и мы всему научимь вас» - китап күргәзмәсе.

Сәрдек авыл китапханәсендә «Читайте нас, листайте нас, и мы всему научимь вас» исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә төрле кул эшләре белән кызыксынучы китап укучы балалар өчен эшләнелде. М. Новацкаяның “Пластилиновая азбука”,”Наши руки не для скуки”,Г. Корневаяның “Поделки из бумаги” исемле поделкалар китабы кулланылды.

"15 октябрь – Хәтер көне" китап күргәзмәсе

Сәрдек авыл китапханәсендә татар халкын искә алу көненә багышланган "15 октябрь – Хәтер көне" китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы китап укучыларыбызга эшләнелде.

“ Шигырь кәнизәге” видеоролик.

Танылган шагыйрә, прозаик, публицист Асия Юнысовага 75 яшь уңаеннан“ Шигырь кәнизәге”дип исемләнгән видеоролик ясалды. Видеороликта язучының тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылды.