Сардыкская сельская библиотека - филиал № 31

Яңалык

Бөтенрәсәй акциясе"Библионочь -2023"

"Библионочь 2023"Бөтенроссия акциясе кысаларында Сәрдек авыл китапханәсендә “Нас всех объединяет книга” исемле”Читаем вместе”исеме астында чара узды

“Күгебез гел аяз булсын” - җиңү көне якынлашу уңаеннан митинг.

9 май- зур бәйрәм-Бөек Җиңү көне билгеләп үтелә.Туган җирләре өчен башларын салган батырларны,кайтып та бүгенге кондә безнең арабыз да калмаган ветераннарыбызны онытырга хакыбыз юк.Алар һәрвакыт безнең хәтердә. Ел саен үткәрә торган митингта ватандашларыбызны,ветераннарыбызны,тыл ветераннарын бер минут тынлык белән искә алабыз.Быел да Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг зурлап үткәрелде.

"Урок войны"- әдәби марафон

Балтач үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган "Урок войны"әдәби марафоны кысаларында Мөхәммәт Мәһдиевның " Без -кырык беренче ел балалары"әсәреннән бер өзек тәкъдим ителде.

"Җиңүгә без дә өлеш керттек"- китап күргәзмәсе

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 78 ел тулу уңаеннан"Җиңүгә без дә өлеш керттек"исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Китап укучыларны күргәзмәдәге китаплар белән якыннан таныштырылды.

"Тукай иҗатына сәяхәт"-әдәби кичә.

26 апрель - халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан "Тукай иҗатына сәяхәт" исемле әдәби кичә үткәрелде.

"Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак..."- онлайн нәфис сүз бәйгесе.

21 апрель көнне Балтач районы буенча татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар теле һәм әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 137 ел булу уңаеннан, "Җирдә язлар, язда шигырь һәм Тукайлар булачак..." дип аталган нәфис сүз осталарының онлайн бәйгесендә Файзиева Гөлия Ильфат кызы катнашты.

"Галәмгә сәяхәт"- рәсем ясау сәгате

12 апрельдә китапханәдә Космонавтика көненә багышланган рәсем ясау сәгате уздырылды. Китапханәче балаларга космонавтика үсеше тарихы турында, кешенең космоска беренче очышы, беренче космонавт Ю.А. Гагарин турында сөйләде.

«Военный праздник" - флешмоб

Ватанны саклаучылар көненә китапханә «Военный праздник» дип исемләнгән котлау флешмобы үткәрде! Китапханәгә килүчеләр – Ватанны саклаучыларга багышланган шигырьләр укуларын яздырдылар, шулай ук бәйрәм белән котлаулар яңгырады.

"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да"- интелектуаль викторина.

22 февраль көнне Сәрдек авыл китапхансендә, "Туган тел"көненә багышлап,"Көчле дә ул, бай да, ягымлы да" исемле интелектуаль викторина уздырылды. Викторинада балалар чиратлашып табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнен дәвамын әйтеп бетерделэр, шигырьләр сөйләделәр. Уздырылган чарабыз телебезне саклау һәм үстеру максатыннан эшләнелде.

"Туган илнең батыр улы"- шигырь кичәсе

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан Сәрдек авыл китапханәсендә китап укучылар белән "Туган илнең батыр улы" исемле шигырь кичәсе үткәрелде.Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру,"Ана бәйрәме", "Вәхшәт" һәм башка шигырьләре кычкырып укылды

“Бар ул син эзләгән кеше.."- интелектуаль уен

Китапханәдә, 7-8 сыйныф укучылары белән ,Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында, мәхәббәтнең , яраткан кешеңнең кадерен белү максатыннан “Бар ул син эзләгән кеше.." исемле интелектуаль уен үткәрелде.

“ Туган ягым - туган төбәгем” - китап күргәзмәсе

Сәрдек авыл китапханәсендә, Туган авылымның тарихы,туган нигездән читкә китмичә шушы авылда матур хезмәтен куйган хезмәт кешеләре, батыр уллары, күренекле укытучылары һәм якташ язучыларынын иҗаты белән танышу максатыннан “ Туган ягым - туган төбәгем” исемле китап күргәзмәсе ясалды.

“Яшьнәү – күкрәүләргә тиң гомер” - китап күргәзмәсе,әдәби нон-стоп.

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан Сәрдек авыл китапханәсендә “Яшьнәү – күкрәүләргә тиң гомер” исемле китап күргәзмәсе төзелде, янында әдәби нон-стоп үткәрелде, Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясалды.

«Туган якның күңел кошлары» - китап күргәзмәсе

Сәрдек авыл китапханәсендә, Балтач районыннан чыккан язучыларның әсәрләре белән танышу максатыннан, «Туган якның күңел кошлары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, якташларыбызның китаплары тәкъдим ителде, янында әдәби сәгать уздырылды .

"Гүзәл мирас калдырган әдип" - китап күргәзмәсе

Сәрдек авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Гүзәл мирас калдырган әдип" исемле китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.