«Коррупциясез дөнья»
22 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Коррупциясез дөнья» дигән рәсем конкурсы узды.
22 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Коррупциясез дөнья» дигән рәсем конкурсы узды.
2022 ел - Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шушы акция кысаларында, Казаклар авылы китапханәсе "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» акциясе уза.
31 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Библиофреш» — яңа китапларга библиографик күзәтү үтте.
Казазаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина “Заман афәтләренән ерак бул” дип исемләнгән буклетлар ясады һәм яшүсмерләргә таратылды.
3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне булып санала. Казаклар авыл китапханәсе әлеге хәтер көненә багышланган «Капля жизни» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Казаклар авыл китапханәсе «Бегущая книга» Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясенә кушылды.
30 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә Республика көне уңаеннан «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән кичә үткәрелде.
27 август көнне Казаклар авыл китапханәсенең җәйге уку залында “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Минем яраткан әкият героем” дип исемләнгән театральләштерелгән уен – кичә узды.
25 август көнне Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә балалар өчен батырлык дәресе үткәрелде.
22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында «Россия Флагы төсләре» дип исемләнгән флешмобка кушылды.
Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында "Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.
13 июль көнне Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Закон һәм тәртип" дигән темага сөйләшү үткәрде.
6 июль көнне Казаклар авылы китапханәсе “"Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында «Табигать сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик уен-дәрес үткәрде.
Балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын, пөхтәлек, җаваплылык һәм әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан Казаклар авылы китапханәчесе "Саулыгыңа күңел сал, җәйдән шифа алып кал!” дип исемләнгән сәяхәт үткәрде.
«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында, Халыкара наркотик матдәләрне явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсе «Хыялый балачак» берләшмәсе белән берлектә "Мин сәламәтлек яклы" дип исемләнгән ачык әңгәмә үткәрде.
Казаклар авылы китапханәсе бакчасында “Кулчатыр астында китапханә” дип исемләнгән җәйге уку залы үзенең эшен башлап җибәрде.
22 июнь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «У войны не женское лицо» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
13 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабан туе гөрләп узды.
Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 4 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыйдык.