Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Яңалык

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!”

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе Казаклар авылында киң колач алды.

якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында, беренче район фестивале

8 февраль көнне РСФСР ның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры, милли татар ашсуын дөньяга таныткан якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында, беренче район фестивале булып узды.

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз»

Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

«Дарите книги с любовью»

2023 елның 12-16 февраль көннәрендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды.

“Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз”

Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

«Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә»

Казаклар авылы китапханәчесе язучының тормышы һәм иҗаты турында «Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә» дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм атна дәвамында аның белән укучыларны таныштырды.

«Экранда әдәби геройлар»

29 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән «Экранда әдәби геройлар» дип исемләнгән киносәяхәт үткәрде.

«2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»

Рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип исемләнгән почмак булдырылды.

“Китап күңел байлыгы” китап күргәзмәсе

Казаклавр авылы китапханәсендә балалар өчен һәрвакыт китап күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелә. Балалар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны сайлап алып, яратып укыйлар. 13 декабрь көнне “Китап күңел байлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Йолдызлар җитә һәркемгә"

Казаклар авыл китапханәсе "Йолдызлар җитә һәркемгә" исемле китап күргәзмәсе оештырды, анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.

“Каурый өмәсе”

Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Каурый өмәсе” үткәрде.

Сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

"Кичер мине әнкәй"

27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылында Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" дип исемләнгән сагышлы комедиясен тәгъдим итте.