Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Яңалык

"Яңа китап -яңа дус"

Яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, “Яңа китап-яңа дус” исемле күргәзмә оештырылды

Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел

укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

2019 ел- Россиядә театр елы

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. “Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, — диелгән указда.

"Кышкы табигать" рәсем конурсы

Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр аша кыш фасылының матур булуын аңлату.

Яңа ел маҗаралары

Яңа ел белән котлап Бик күп бүләкләр төяп. Кыш бабай килде безгә, Уйнадык бүген бергә.

Яңа ел кичендә.

Яңа ел каршыларга Без җыелдык бу залга. Исәнме-саумы, Яңа ел! Хуш киләсең, уз залга!

Табигать кочагында.

Табигатьнең матурлыгын Килә саклап каласы. Аның белән дус торасы, Сау-сәламәт буласы: Без – табигать баласы.

Ут дус һәм дошман

укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпче булуын,“ Янгын - зур фаҗига” икәнен төшендерү, анализлау; ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;

Уңга- сулга бакмыйча алга барыйк. Гомре аз калды дигән милләтне без Тергезик...

Шурабаш һәм Байкал авылларында шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповның (1888 – 1922) тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара булды.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.

Салкын тиюдән ничек сакланырга. Шәфкать туташы белән очрашу

Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү.

“Коррупциягә :“Юк!” дип әйтик”

коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу. Коррупцияне тормыш шартларында таный белү. Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.

Дәүләт символлары

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары музыкасын яңгыратып Россия һәм Мәскәү, Татарстан һәм Казанның күренекле урыннары буенча электрон презентация карау

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне"

Үткәннәр бит үткән көннәр инде, Бүгенге көн кыйммәт гел, дибез, Бүгенге көн дә бит, бер уйласаң Үткән көнгә кайтыр көнебез. Нәрсә ул көн... Тарих битләрендә, Еллар... Эраларга тиң түгел. Гасырлардан гасырларга шулай Кеше гомере дә бер мизгел.

Уңыш-2018

Хәерле көн, якын дуслар, Котлы булсын уңыш бәйрәме! Кичәбезгә олы ямьнәр биреп, Бизәп торсын көлтә бәйләме!

“15 октябрь- Хәтер көне” “Хәтер көне изге көн”.

Бүгенге чорның гадәткә кереп барган бер күркәм гамәле-ул хәтер көнен үткәрү. Шаһит киткән элгәрләребезне искә алу көне,тарихыбызга йөз белән борылып карау көне. Тарихи үткәнебезнең тирәнлеген күңелдән кичереп,аны аңларга ты-рышу чагыла бу гамәлдә.