Байкальская сельская библиотека - филиал № 7

Яңалык

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне.

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Асфальтта рәсем ясау конкурсы

Асфальтта рәсем ясау – күңелле шөгыль генә түгел,ул иҗат та һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү дә булып тора.Балалар асфальтка рәсем ясаганда бөтенләй башка хисләр кичерәләр.

ӘЙ, КУҢЕЛЛЕ БИТ САБАН ТУЙЛАРЫ!

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.

Балачак бәйрәме

Балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чарасы:" Балачак бәйрәме"

Книжная выставка «Он – наш поэт, он наша гордость», посвящённая 133-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

На примере творчества Габдуллы Тукая воспитывать у подрастающего поколения чувство ответственности за сохранение национальной культуры и родного языка.

12 АПРЕЛЬ – КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.

Хуш киләсең, Нәүрүз.

Нәүрүз, Нәүрүз, Котлы, мөбарәк булсын! Тормыш түгәрәк булсын! Уен-җыр гөрләп торсын! Бүгенгенең гүзәл мизгелләре Күңелләрдә калсын уелып. Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп, Очрашырга язсын жыелып.

Рафис Корбан белән очрашуда.

Биектауның биек таулары юк, Биектауда биек үрләр бар. Биектауның данын биекләргә Алып менгән бөек ирләр бар.

Кунакка ямьле язга

Карлар каплый әле кыр юлларын, Әмма вакыт язга әйләнде. Бәйрәм белән сине, Кыз туганым, Котлы булсын язгы бәйрәмең! Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә, Яшьлек кайта җанга, дөньяга Умырзая шыта бу мәлләрдә, Кар астында чишмә уяна. Чиксез бәхет теләп, кызыл талда Елкыдаша көмеш бөреләр. Бәйрәм белән, эшчән апакайлар, Алтын куллы сылу сеңелләр!

Сагынырсыз әле сездә бер...

Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшли иде.

1 март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне.

. Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне 1990 елда Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча гражданнар оборонасы һәм оборона милли хезмәтләре башкара торган мөһим бурычларга — гомерен һәм әйләнә-тирә мохитне саклап калуга җәмәгать игътибарын җәлеп итү максатларында гамәлгә куелды.

Герой шагыйрь- Муса Җәлил

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең әсәрләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү; Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; Авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.