Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап китапханәдә бик күп чаралар оештырылды. Шуларның берсе – “Илаһи моң булып Тукай гомере яңгырап тора шушы көнгәчә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап мәктәп укучылары белән әдәби кичә оештырылды.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап китапханәдә бик күп чаралар оештырылды. Шуларның берсе – “Илаһи моң булып Тукай гомере яңгырап тора шушы көнгәчә!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе.
21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап мәктәп укучылары белән әдәби кичә уздырдык.
21февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап китапханәдә башлангыч класс укучыларына Тукай әсәрләренә карата әдәби күзәтү оештырылды
8январь-Балалар киносы көне уңаеннан Шура авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Мин нинди кино карыйм” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Укучылар үзләре яратып карый торган кино-филҗьнар турында, алардагы геройларның нинди уңай сыйфатларга ия булулары хакында фикер алыштылар. Балалар өчен төшерелгән рус телендәге кинолар турында гына түгел, ә Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча Татарстан Яңа гасыр телерадио компаниясе төшергән фильмы, андагы актерлар турында да сөйләшү булды.
1декабрь көнне Шурабаш төп гомүмбелем мәктәбендә танылган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кеше китә – җыры кала!”дип исемләнгән әдәби күзәтү үткәрелде. Мәктәп укучыларына язучының китапларыннан торган күргәзмә, презентация тәкъдим ителде.
Әниләр көненә багышлап "Илгә батырлыкны,җиргә матурлыкны сез бирәсез ,газиз Әниләр!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә Насыйрова Тәнзилә апаны да чакырдык. Ул үзенең әниләргә багышланган шигырьләрен укыды..
Шурабаш авыл мәдәният йортында 1-4 класс укучыларына тантаналы рәвештә Мәдәни көндәлек тапшырылды. Байкал, Яңа Сәрдә, Шура, Шурабаш авыл башлангыч мәктәпләреннән укучылар җыелды.
“Кошлар-безнең дусларыбыз” дигән исем астында уен-викторина уздырдык.
Әфганстанда хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз Шәйхиев Зөлфәт һәм Зиннәтуллин Рәфикъ белән “Әфганстан-йөрәк ярам”дип аталган очрашу кичәсе узды.
7ноябрь көнне китапханәдә “Ак калфак” татар хатын-кызлар җәмгыятенең Шура авыл бүлекчәсен оештыру уңаеннан “Актыр татар сөлгесе,керсез күңел көзгесе” дип аталган кичә уздырылды.
12январь көнне Шура авыл китапханәсендә “Бу басмалар сезнең өчен” рубрикасы астында
7февраль – Татарстан Дәүләт гербы кабул ителгән көнгә багышлап Шура авыл китапханәсендә “Без боларны белергә тиеш” дигән темага мәгълүмати-танып-белү сәгате узды.