Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

Яңалык

“Син кайсы геройны уйнар идең?”

8январь-Балалар киносы көне уңаеннан китапханәдә “Син кайсы геройны уйнар идең?” дигән тема астында түгәрәк өстәл уздырылды.

“Шигъри чыршы”

Кышкы каникул көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан чыгып, 29 декабрьдә Шура авыл китапханәсендә “Шигъри чыршы” дип аталган шигырь кичәсе оештырдык.

“Иң кадерле кешем син, Әнием!”

26ноябрь-Әниләр көненә багышлап Шура авыл клубында клуб җитәкчелеге белән берлектә “Иң кадерле кешем син, Әнием!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

“Китапмы яисә киномы?”

4 ноябрь көнне Шура авыл китапханәсендә Кино елына багышлап “Сәнгать төне”акциясе кысаларында “Китапмы яисә киномы?” дип аталган чара узды.

“Экстремизмга – юк!”

10 сентябрьдә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында югары класс укучылары белән “Экстремизму – нет!” дип аталган электрон презентация карау оештырылды.

“Көзге яхшы эшләр атналыгы”

“Көзге яхшы эшләр атналыгы” кысаларында тыл ветераны Мубаракшина Галимә әбигә 1-5 класс укчылары белән утын ташырга булыштык.

“Мин тынычлык яклы!”

3 сентябрь-Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “Мин тынычлык яклы!” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды.

“Экстремизм-кешелеккә каршы явызлык”

Экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 6 сентябрь көнне Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 8-9 класс укучылары белән “Экстремизм-кешелеккә каршы явызлык” дигән темага әңгәмә үткәрелде.

“Безгә тынычлык кирәк!”.

3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Безгә тынычлык кирәк!” дип аталган әңгәмә үткәрелде.

“Без Тукайны беләбезме?”

2август көнне Шура авыл уитапханәсе каршында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап “Без Тукайны беләбезме?” дип исемләнгән әдәби мәйдан оештырылды. Бу чарада авыл халкы, балалар катнаштылар.

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”.

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестивалендә Шура авылыннан мәктәп укучылары сәнгатьле шигырь укуда, әкияткә карата күренеш сәхнәләштерүдә, Тукай сүзләренә язылган җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Батырларның даны мәңгелек!

Бөек Җиңү көненә карата оештырылган митингта сугыш ветераннары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм укучылар катнашты. Шура һәм Кече Әтнә авылларыннан сугышта һәлак булганнарга куелган обелискка венок һәм чәчәкләр куелды.