1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Чиканас авыл авылы китапханәсендә укучылар белән”Көтә күңел кошларны,аларның шат җырларын”дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
7-март көнне Чиканас авыл мәктәбендә “Әнием -күңелем кояшы” дип исемләнгән кичә булып үтте.
Татар халык иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү,татар халык иҗаты белән тирәнтен таныштыру,татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү масатыннан китапханәдә “Тапкырларга –табышмак” дип исемләнгән интелектуаль уен 5-7 класс укучылары өчен әзерләнеп үткәрелде.
Табигать могҗизасы, яшәү чыганагы бит ул чишмәләр.Табигатьнең кешегә биргән даһи бүләге. Авылыбызның чишмәләре,аларның атамалары һәм тарихлары белән таныштыру максатыннан Чиканас авыл китапханәсендә “Әй син чишмәм күзем карасы” дип исемдәнгән экологик дәрес үткәрелде.
«Мәңгелек дан сугыш кырында җиңеп үлгән батыр солдатка» дип исемәнгән кичә Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә хәзрләнеп, һәйкәл янында үткәрелде.
Чиканас авыл китапханәсе Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Милләтемнең җырчы тургае” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән кече яшьтән үк таныштыру максатыннан Чиканас китапханәчесе үзенең чыгышы белән “Кояшкай” балалар бакчасында булды
Чиканас авыл китапханәсендә Г.Тукайга 130 ел уңаеннан “Хәтер илтә бөек Тукайга”дип исемләнгән стенд ясалып куелды.ММММ
8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Чиканас китапханәсе,башлангыч мәктәп укучылары һәм әти-әниләр белән”Гайлә ул-җылы учак” дип исемләнгән кичә үткәрде.
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 19 февральдә Чиканас башлангыч мәктәп укучылары өчен “Туган ил сагында” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга армия сафларында хезмәт итеп кайткан Сафиуллин Айнур чакырылды.
16 февральдә Чиканас авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 1-4 класс укучылары өчен “Бар җырымны илгә багышладым” дип исемлән кичә үткәрелде
Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә 11 укучыга мәдәни көндәлек тапшырылды.Укучыларга көндәлек белән эшләү тәртипләре аңлатылды.”
23 октябрь көнне Чиканас авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә әдәби мәйдан уздырды. Резеда Вәлиева иҗатына “Шатлыклар тудырган шагыйрә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Балаларга Җырлары ,шигырьләре өйрәтелде.