Фольклор кичә Чиканас авыл мәдәният йортында, «Ак калфак” оешмасы членнары, китап укучыларым белән берлектә үткәрелде. Кичәгә үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче, мөнәҗәтләрне көйләп оста башкаручы апаларыбыз чакырылды.
Кичә барышында китапханәче язучының иҗаты, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырды. Балалар батырлык, язмыш сынавы кебек төшенчәгә билгеләмә бирделәр, шигырьләр укыдылар.
Укучылар белән әкиятләрне кычкырып уку да оештырылды.
Төрле уеннар, конкурслар, лотореялар уйналды.
Кичәдә урта буын китап укучылар катнашты. Чара барышында язучының тормыш юлы, иҗаты тасфирланды, кичә матур шигырьләр белән үрелеп барылды һәм презентация тәкъдим ителде.
Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде
Аларның теләкләрен искә алып, китапханәче кирәкле әдәбиятны сайлап алды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды һәм газета-журналларның яңа номерларын алып килде.
Һәйкәл янында яу кырында башларын салган авылдашларыбыз бер минут тынлык белән искә алдынды. Алар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салынды.
Яшьләргә кешелеккә наркомания, таксикомания,СПИД кебек афәтләрнең куркыныч булуы аңлатылды, статистик мәгълүматлар белән таныштырылды.
Тематик әңгәмә узды
28 май көнне Фазылова Ясмилә Илгиз кызы хатын-кызлар өчен мөселманча яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.
19 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар белән якташыбыз шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп кенә әдәби премияләр иясе Сания Әхмәтҗанованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Оч иреккә җырым!” дип исемләнгән шигырь кичәсе узды.
Чиканас авыл китапханәсендә киң катлам укучылар өчен «Ислам дине — безнең тормышта» дигән темага Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
11 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә Космонавтика көне уңаеннан “Космонавт буласым килә” дип исемләнгән викторина уткәрелде . "Галәм киңлекләре" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды.
Хәсәнова Зөбәрҗәт клуб әгъзаларына чәчәк ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Ул безгә сәйлән үрүнең төрле техникасы, бисер белән бизәргә мөмкин булган әйберләр турында сөйләде
4 сыйныф укучылары”Сандугач” һәм “Карлыгач” командаларына бүленеп көч сынаштылар.
Китапханәдә “Бәйләү өчен үрнәкләр” темасына китап күргәзмәсе куелды.
Балалар үзләренең кыш турындагы фантазияләрен ак кәгазь битләренә ясадылар. Аннары без шул рәсемнәргә нәтиҗә ясап , җиңүчеләрне билгеләдек.
6 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Төрле уеннар, конкурслар, лотореялар уйналды.
Безнең бәйрәмгә әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы, Иске ел һәм Яңа ел килде. Кыш бабай барысына да бүләкләр өләште.