“Китапханәдә яңа китаплар”
Китапханәгә яңа китаплар кайтты.
Китапханәгә яңа китаплар кайтты.
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен “Ай кебек калкыды, кояш кебек балкыды” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Китапханәдә язучы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан тематик кичә үткәрелде.
2018 нче ел-Татарстанда Лев Толстой елы уңаеннан китапханәдә киң катлау китап укучылар өчен "Лев Толстой китаплары белән танышыйк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан Югары-Аты балалар бакчасында шигырь сәгате уздырылды.
Китапханә язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга карата мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында язучының иҗаты һәм әсәрләре тәкъдим ителде.
Балаларның каникулларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан китапханәдә 4 нче январь көнне “Минем яраткан геройларым” исемле күңелле чара уздырылды.
8 нче декабрь көнне спортзалда балалар өчен " Күңелле стартлар " уеннары уздырылды.
Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан “Күпме чәчәкләр үстердем йөрәгем ярасында” дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды.
Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан китапханәдә әдәби-тематик кичә үткәрелде.
Югары-Аты балалар бакчасында “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.
Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән кичә уздырылды.
“Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында озак еллар Утар-Аты мәдәният йорты җитәкчесе, китапханәче булып эшләгән Абдуллина Нурия Кәрим кызы белән “Ветераннар безнең белән яши” дип исемләнгән очрашу булды.
30 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә балаларны көз байлыгы – яшелчәләр белән таныштыру, уңыш бәйрәме-Сөмбелә бәйрәме-көзге бәйрәм икәнен аңлату максатыннан “Сөмбеләне кем белә?” дип исемләнгән театральләштерелгән чара һәм ярминкә үткәрелде.
29 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә Югары-Аты яшүсмерләре белән “Спортлы Татарстан” көне үтте.
Утар-Аты авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә 28 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында «Без бергә” дип исемләнгән очрашу белән Утар-Аты авылында яшәүче, тумыштан гарип Вәлиева Рәмзия апа яшәгән йортка бардылар.
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Утар-Аты авыл китапханәсендә Орнашбаш авыл китапханәсе белән берлектә Югары-Аты һәм Утар-Аты башлангыч сыйныф укучылары белән “Бердәм әдәплелек дәресе” үтте.
Шул уңайдан бүген Утар-Аты китапханә мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы укытучылар белән берлектә төп гомум белем мәктәбендә “Без аек фикердә” дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.
1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне