Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

Яңалык

«Шигырь уты безнең йөрәкләрдә»

23 апрель көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Шигырь безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды.

“Гөбәдия – иң зур нигъмәт”

Татарстанда эшче һәнәрләр елы уңаеннан, кызыклы чаралар аша балаларда телебезгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан Югары-Аты башлангыч мәктәбендә “Гөбәдия – иң зур нигъмәт” дип исемләнгән тематик кичә булып үтте.

“Сәхтиян читекләре”

Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, тормыш-көнкүреш культурасы турында бай мәгълүмaтны укучыларга җиткерү максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сәхтиян читекләре” дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

“Тәрбия дәресләре”

Китапханәдә татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән тирәнтен таныштыру максатыннан тәрбия дәресе узды.

“Китап – белем чишмәсе”

28 январь көнне Югары-Аты башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында күчмә китапханәләр көне үтте.

“Сабыйлар күз яше кебек вөҗданым таза...”

28 нче январь көнне Югары-Аты башлангыч мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен Фатих Кәримнең тууына 140 ел тулу уңаеннан “Сабыйлар күз яше кебек вөҗданым таза...” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.

“Каһарманлык символы”

Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “ Каһарманлык символы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды һәм күзәтү ясалды.

“Супер-Әби”

Орнашбаш авыл мәдәният йортында "Супер - әби" бәйгесе булып узды.

“Матур эшләребез бар”

Китапханә мөдире Миннуллина Фәрдия Фарук кызы мәктәп тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Физкультура белән дуслыгым нык, ул бирә көч, кыюлык”

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше программасын тормышка ашыру , үзләрен һәрьяклап үстерүгә, физик культура белән актив шөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү, аларның ихтыяр көчләрен, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан мәдәният йорты белән берлектә фитнес-сәгать үткәрелде.