Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Китаплар дөньясында"

1 апрельдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында һәм Халыкара балалар китабы көне алдыннан Сөрде авыл китапханәсе китапханәчесе Альбина Вәлиева укучыларны "Китаплар көньясында" дип исемләнгән викторина үткәрде.

"Су - яшәү чыганагы"

Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы.

"Наркомания - кешелек дошманы"

Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә Сөрде авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды.

«Балалар китаплары битләрендә укытучы образы»

Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм «Педагог һәм остаз елына» багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясе кысаларында Сөрде авыл китапханәсе "Укытычы – милләт тарбияче"дип аталган рус һәм татар телләрендә кычкырып укулар үткәрелде.

"Үз илемдә - үз телем!"

26 нчы февраль көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Кзыл Яр авыл китапханәсе белән берлектә "Үз илемдә - үз телем" дип исемләнгән , мәктәп укучылары өчен әдәби батл үткәрдек.

"Дети - жертвы Холокоста"

Китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Дети - жертвы Холокоста" дип исемләнгән Холокост фаҗигасенә дучар булган аяныч язмышлар турында укучыларга виртуаль презентация тәкъдим ителде.

"Серле каләм иясе"

16 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, Теләчедә яшәп, иҗат итүче үзешчән шагыйрә, җырчы Сирена Гатиятова белән "Серле каләм иясе" дип исемләнгән бик матур, җылы очрашу кичәсе узды.

«Кибеттә кыйммәт, китапханәдә бушка»

Россия матбугаты көнендә Сөрде авылы китапханәсендә бу датага багышланган «Кибеттә кыйммәт, китапханәдәдә бушка» матбугат марафоны үткәрелде.

"Яңа елда күңелле яллар"

6 гыйнвар көнне Яңа ел каникуларында Сөрде авылы китапханәсендә укучы балалар өчен уен-квест үткәрелде.

"Кар патшалыгына сәяхәт"

19 декабрь көнне Сөрде авыл китапханәсендә "Кар патшалыгына сәяхәт"исемле уен-сәяхәт үткәрелде.

"Йөрәк җылым сузам бүләккә"

8 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсе мөдире, Яңа Кенәр авылында урнашкан коррекцион интернат мәктәптә "Йөрәк җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән, 1,2,3 сыйныф укучылары өчен уен-кичә уткәреп кайтты.

"Язмышларга буйсынмас җаннар"

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, китапханәбездә "Язмышларга буймынмас җаннар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.