Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Безне яратмаска мөмкин түгел!"

"Безне яратмаска мөмкин түгел!" дигән республикакүләм клиплар бәйгесендә "Иң романтик клип" номинациясендә җиңү яулаганы өчен Сөрде авылы китапханәсе мөдире рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Туган телнең һәрбер сүзен Язам манып алтынга”

16 нчы февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телнең һәрбер сүзен Язам манып алтынга” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрелде.

"Очсын иде күктә ак күгәрчен, Булмасыннар иде сугышлар!"

14 нче февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан "Очсын иде күктә ак күгәрчен, Булмасыннар иде сугышлар!" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.

"Ришвәтчелек уйдырма түгел, чынбарлык"

4 февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Ришвәтчелек уйдырма түгел, чынбарлык" исемле түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.

"Күчмә китапханәдә"

19 нчы гыйнвар көнне китапханәче Югары Оры авылында урнашкан күчмә китапханәдә булды.

"Нәниләрдә кунакта"

15 гыйнвар көнне китапханәче Сөрде авылы балалар бакчасында, иң кечкенә китап укучылар янында күчмә китапханәдә булды.

"Газет-журналларны архивка"

8 нче гыйнвар көнне китапханәдә 2018 елгы газетларны, журналларны тәртипкә китерү эшләрен алып барылды.

"Кыш бабайда кунакта"

5 гыйнвар көнне Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә, балалар өчен "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

"Сихри Яңа ел төнендә"

30 нчы декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Сихри Яңа ел төнендә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы булып үтте.

"Яңа ел белән кадерлеләребез!"

27 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларыбыз белән кадерле әти-әниләрен бәйрәм белән котлау өчен открыткалар ясадык.

"Буран уйнатып Яңа ел килә"

Китапханәбездә мәктәп укучылары өчен "Буран уйнатып Яңа ел килә" исемле Яңа ел алды күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Минем тормыш контраст душ"

20 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевка 70 яшь тулу уңаеннан "Минем тормыш контсраст душ" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

"Игелек кылып яшик"

11 нчы декабрь көнне Сөрде мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат"ында балаларга театральләштерелгән "Игелек кылып яшик" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте.

"Язмыш безне сынасада"

3 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, "Язмыш безне сынасада" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

"Галиҗәнап Әни!"

1 декабрь көнне Сөрде мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Галиҗәнап Әни!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.