Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

Яңалык

"Ватаным Татарстан"

ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан якташ язучыларыбызның Татарстанга багышлап язган шигырьләрен онлайн укыдык.Instagram ramziya_koshl.bibl20

"Ышанам йөрәгемә"

Халык шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗанның тууына 75 ел тулу уңаеннан әдәби минут тәкъдим иттек .(Instagram ramziya_koshl.bibl20.)

"Хәтер уты сүнмәсен"

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдык һәм аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

"Тукай рухы күңелләрдә"

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, һәйкәленә чәчәкләр ккйдык. Бу турыда https://vk.com/ramzia1964(Кошлаучская сельская библиотека ф20)хәбәр иттек.

"100 елда- 100 фото"

ТАССРның оешуына 100 ел тулу "100 елда- 100 фото"дигән авылыбыз тарихын тәкъдим итү кичәсе үтте.

"Туган телем иркә гөлем"

Халыкара туган тел көне уңаеннан Тукай музеенда "Туган телем иркә гөлем"дигән әдәби кичә үтте.

"Бар җырымны илгә багышладым"

Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә "Бар җырымны илгә багышладым" дип аталган әдәби кичә үтте.

"Җиңелмәс Ленинград"

27 январь-Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тулу көне. Шул уңайдан "Җиңелмәс Ленинград" исеме астында батырлык сәгате үтте.

"Чибәр кызлар чигү чигә"

Кызларыбыз белән чигү дәресләре башлап җибәрү алдыннан борынгы татар орнаментлары, чигү техникасы белән китапханәдә булган китаплар аша таныштык.