Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

Яңалык

“Спорт безнең дустыбыз”

23нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Спорт безнең дустыбыз” исеме астында мәктәпнең сорт залында физкультура укытучысы Мингазов Алмаз, китапханәче Фаттахова Рәмзия һәм клуб мөдире Ханафиева Фәния тарафыннан күңелле спорт уеннары уздырылды.

“И туган тел, и матур тел”

1 нче февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан Габдулла Тукай иҗатына багышланган “И туган тел, и матур тел” дигән балалр иртәсе үтте.

Татулыкта көчебез!

Кушлавыч авыл клубында 5 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Татулыкта көчебез” дигән әңгәмә үткәрелде.

“Без Тукайлы халык мәңгегә!”

Габдулла Тукайның нигез урынында 23 нче сентябрьдә һәйкәл( сынчысы Новоселов) куела. Безнең бүген әдәби мәйданга Габдулла Тукай һәйкәле куелуга 60 ел тулу уңаеннан җыелдык .

Мин яратам сине Татарстан!

30 август көнне республика көне уңаеннан "Мин яратам сине, Татарстан!" исеме астында башваткыч уены уйналды.

“Китаплы җәй”

Урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Китаплы җәй” исеме астында әдәби мәйдан үтте.

“Бәчек- Арча күпере”

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Яшел Үзән районы Бәчек авылыннан делегация белән очрашу.

“Һәр ветеран- чын каһарман!”

7 нче май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына митнгка җыелдык.

Тукай рухы яши күңелләрдә

26 нчы апрель көнне Габдулла Тукай һәйкәле янында шигъри митинг үтте. Авылдашлары Тукайны шигырьләрен укып, җырларын җырлап туган көне белән котладылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

"Тукай дөньясына сәяхәт"

21 апрель көнне Кушлавыч авылы китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, бу көнне балалар бакчасында нәни китап укучыларны бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, әсәрләрен уку үткәрелде.

И туган тел, и матур тел!

21 нче февраль халыкара туган тел көне уңаеннан Кушлавыч балалар бакчасында кичә үтте.

"Бәхетләр ява дип көттем"

Шагыйрә Илсөяр Иксанованың 50 еллык юбилее уңаеннан кушлавыч китапханәсендә "Бәхетләр ява дип көттем" дигән шигырь кичәсе үтте.

"Тукай укулары"

Кушлавычтагы Тукаевларның музей-йортында “Таттелеком” элемтә компаниясе, китапханә, клуб хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашында “ Тукай укулары” башланып китте.

"Кино елын каршылап"

“Кино елын каршылап” Марк Твенның “Приключения Тома Сойера” китабы басылуга 140 ел тулу уңаеннан, китап турында әңгәмә үткәрелде, шул исемдәге фильм карадык.