«Үз мәктәбеңә булыш» республика акциясе

2013 нче елдан алып Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән Татарстан Республикасында ел саен «Үз мәктәбеңә булыш» хәйрия акциясе уздырыла.

«Үз мәктәбеңә булыш» акциясе – теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү мөмкинлеге.

Мәктәпләрдә яңа уку елына хәзерлек башлана, ремонт эшләре бара. Әлеге эшләрдә спонсор ярдәме күрсәтү яисә башка төрдәге ярдәм итү бик актуаль.

«Үз мәктәбеңә булыш-2016» акциясен хуплыйк!