Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләренең авыл китапханәләре уздырган чараларда катнашулары

2016 нчы елның 12 нче июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Айбаш һәм Ямаширмә авыл китапханәләре оештырган чараларда катнаштылар.

Айбаш авылында яңадан төзелгән күпфункцияле үзәк бинасында язучы Габдулла Шәрәфинең тууына 90 ел тулу уңаеннан уздырылган «Аккош булып кайтырмын...» дип исемләнгән чара узды.

Авылдашлары алдында якташ-язучылар Рафис Корбан һәм Солтан Шәмси чыгыш ясадылар. Ямаширмә авыл китапханәсендә узган «Чишмәләр җыры» исемле әдәби кичә Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елына һәм Биектау муниципаль районында Чишмәләр елы уңаеннан уздырылды.

Чаралар барышында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең әйдәп баручы белгечләре – фәнни-методик бүлек мөдире С. Р. Дәүләтшина һәм татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г. Ш. Җомаголова чыгыш ясадылар. Алар китапханә эшчәнлеге турында сөйләделәр, бүләккә китапханәнең 150 еллык юбилеена багышлап чыгарылган «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» альбомын бирделәр. Авыл китапханәләре фондына китаплар тапшырдылар.