«Союзмультфильмга» – 80 яшь!»: «Культура.РФ» порталының яңа проекты
«Союзмультфильмга» – 80 яшь!»
СССР дагы иң эре «Союзмультфильм» мультипликацион фильмнар студиясенең оешуына 80 ел тулуга багышлап «Культура.РФ» порталы «Союзмультфильмга» – 80 яшь!» дип исемләнгән махсус проект әзерләде.
Үз илебездә эшләнгән мультипликацион фильмнарның мәҗбүри булган өстенлекле сыйфатлары – мәрхәмәтлелек һәм йомшак юмор, үз стиле һәм югары зәвыклылык. Бу сыйфатларның авторлар осталыгы белән кушылуы нәтиҗәсендә «Союзмультфильм» студиясе эшчәнлеге дөнья мәдәниятендә күренекле урын алды.