«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эшләү буенча китапханә белгечләре өчен семинарлар

2016 нчы елның 18-23 апрелендә һәм 10-16 маенда ТР Милли китапханәсе базасында «Руслан» автоматлаштырылган китапханә системасы»: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрен күтәрү курсларында уку кысаларында ТР муниципаль китапханәләре белгечләренә семинар дәресләр уздырылды. Укулар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты тарафыннан оештырды.

Семинар эшендә Әлки, Тукай, Чүпрәле, Арча, Кукмара, Чирмешән, Актаныш, Балтач, Әтнә, Кайбыч, Лаеш муниципаль районнары китапханәчеләре һәм Казан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре катнаштылар. Алар өчен «Электрон язма һәм файдаланучыларны яңадан теркәү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Автоматлаштырылган китап бирү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Туплау һәм каталоглар оештыру», «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе порталы» дип исемләнгән семинар дәресләр уздырылды. Практик дәресләрдә тарату материаллары, методик әсбаплар кулланылды, тыңлаучылар республика китапханәләренең  әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алдылар.

Алган белемнәр китапханә белгечләренә урыннарда файдаланучыларга хезмәт күрсәтүне яхшыртырга һәм Татарстан Республикасының Җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрергә ярдәм итәр.