Татар теле һәм әдәбияты буенча «И туган тел, и матур тел» исемле беренче Дөньякүләм онлайн-контроль эш

Казан (Идел буе) Федераль Университеты барлык теләүчеләрне  Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан  үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты буенча «И туган тел, и матур тел» исемле Дөньякүләм онлайн-контроль эштә катнашырга чакыра. Контроль эш татар теленә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышындагы фактларга кагылышлы 35 сорауны үз эченә ала. Аларга җавапларны бер сәгать эчендә бирергә кирәк. Контроль эшкә старт 2016 нчы елның 23 нче апрелендә мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә    бирелә. Сайтта теркәлгән файдаланучыларның контроль эштә тәүлек дәвамында катнашу мөмкинлеге бар.

Контроль эштә катнашу өчен http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк.