«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эшләү буенча китапханә белгечләренә семинар

2016 нчы елның 18 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе базасында Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат ситемасында эшләү буенча чираттагы семинар уздырылды.

Китапханә белгечләре «Китап бирү», «Туплау һәм каталоглаштыру»  автоматлаштырылган эш урыннарында эш күнекмәләре алдылар. Семинар барышында тыңлаучыларга темага караган методик әсбаплар куллану мөмкинлеге тудырылды һәм тарату материаллары бирелде. Семинарда катнашучылар китапханәнең әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алдылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2009 нчы елдан алып республикада «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат ситемасын кертү буенча методик үзәк булып тора. 

«Руслан» эре һәм уртача китапханәләрне автоматлаштыру өчен каралган тулы функцияле китапханә системасы. Система туплау, документларны эшкәртү һәм укучыларга хезмәт күрсәтү кебек барлык төп процессларның автоматлаштырылуын тәэмин итә, шуның белән ул республикада китапханә хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә булыша.