«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эшләү буенча китапханә белгечләренә семинар

2016 нчы елның 20 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе базасында Лаеш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасында эшләү буенча семинар уздырылды.

Китапханә белгечләре «Автоматлаштырылган китап бирү»,  «Туплау һәм каталоглаштыру» автоматлаштырылган эш урыннарында эш күнекмәләре алдылар. Семинар барышында тыңлаучыларга темага караган методик әсбаплар куллану мөмкинлеге тудырылды һәм тарату материаллары бирелде. Семинарда катнашучылар китапханәнең әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алдылар.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2009 нчы елдан алып «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын кертү буенча республикада методик үзәк булып тора. «Руслан» эре һәм уртача китапханәләрне автоматлаштыру өчен каралган тулы функцияле китапханә системасы. Система туплау, документларны эшкәртү һәм укучыларга хезмәт күрсәтү кебек барлык төп процессларның автоматлаштырылуын тәэмин итә, шуның белән ул республикада китапханә хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә булыша.