«Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча белемнәрне күтәрү курслары

2015 нче елның 23-27 ноябрендә Әлки, Алексеевск, Тукай, Апас, Тәтеш, Питрәч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Теләче, Арча, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Буа районнарының һәм Республика балалар китапханәсе китапханә хезмәткәрләре «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча укулар уздылар. Курсларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырды.

Татарстан Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында «Электрон язма һәм файдаланучыларны яңадан теркәү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Автоматлаштырылган китап бирү», «Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны «Туплау һәм каталоглар оештыру», «ТР Милли электрон китапханәсе» порталы темалары буенча семинар дәресләр уздырылды.
Практик дәресләрдә методик әсбаплар һәм тарату материаллары кулланылды, тыңлаучылар китапханәләрнең әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алдылар.

Курсларда алган белемнәр белгечләргә урындагы файдаланучыларга хезмәт күрсәтүне яхшыртуда һәм Республиканың Җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрүдә ярдәм итәр.