Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре

ТР Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре уңышлы узды. Россиянең мәдәни киңлегендә  «Россия Милли китапханәсе көннәре» проектының тиңнәре юк. Җәмәгатьчелекнең китапханәләрнең хәзерге мәгълүмати мөмкинлекләренә игътибарын җәлеп итүдә аның роле гаять зур.

Пленар утырыш 2015 нче елның 18 нче ноябрендә булды. Сәламләү сүзләре белән ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Хафизҗан кызы Әюпова чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны һәм кунакларны Казанның мәдәни тормышындагы вакыйга белән тәбрикләде. Һөнәри өлкәдә Россия Милли китапханәсе һәм ТР Милли китапханәсе арасындагы  нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Ирада Хафизҗан кызы Россия Милли китапханәсенең генераль директоры Антон Владимирович Лихомановка ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Проектның әһәмиятен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев тә ассызыклап үтте. «ТР Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре – китапханә өлкәсендәге генә вакыйга түгел, бу җәмгыятьнең мәдәни тормышындагы зур вакыйга», – диде Разил Исмәгыйль улы үзенең чыгышында.

Проектның идеясе турында Россия Милли китапханәсенең генераль директоры Антон Владимирович Лихоманов сөйләде.Ул үз чыгышында китапханәнең хәзерге җәмгыятьтә кирәклеге, яшьләрне китап культурасы белән тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады, катнашучыларны Россия Милли китапханәсенең эшчәнлеге белән таныштырды.

Россия Милли китапханәсенең милли әдәбиятлар бүлегендә саклана торган татар телендәге бәяләп бетергесез кыйммәтле коллекцияләр белән бүлек җитәкчесе Шушана Симиковна Жабко  таныштырды. Әлеге бүлек фонды күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан  басма – Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть» (Мәхәббәт һәм нәфрәт: шигырьләр, повестьлар, истәлекләр = Любовь и ненависть: стихи, повести, воспоминания .- Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.- 543 б.) китабы белән тулыландырылды. Автор аны китапханәгә бүләк итте.

Бу чара кысаларында Россия Милли китапханәсе фондларыннан куелган «Татарстан: тарих сәхифәләре» исемле күргәзмәсе ачылды. Биредә этнографик фотолар, картографик материаллар урнаштырылды. Параллель рәвештә «Россия Милли китапханәсе: ачылышына 200 ел. Үткәннәрне саклап, киләчәкне ачабыз» күргәзмәсе эшләде.

ТР Милли китапханәсенә Россия Милли китапханәсе «Шура» журналының инкыйлабка кадәрге саннарының цифрлаштырылган комплектын һәм күргәзмә материалларының электрон күчермәләрен тапшырды.

Чараның икенче көне – 19 нчы ноябрьдә, алдагы көн кебек дустанә, һөнәри атмосферада үтте. Россия Милли китапханәсенең Китапханә фондларын консервацияләү федераль үзәге директоры Добрушина Светлана Александровнаның чыгышыннан очрашуда катнашучылар Россиядә документларны саклауны тәэмин итү турындагы төрле чаралар, аның алымнары турында белделәр.   «Китапханәдә авария очраклары» дип аталган уку фильмы китапханәләрдә авария очраклары булганда фондларны саклау өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеген һәм авариядә зарар күргән документлар белән ничек эш итү турында искәртте.

 Россия Милли китапханәсенең документларны эшкәртү һәм каталоглар оештыру бүлеге мөдире Елена Ивановна Загорскаяның «Каталоглаштыру һәм  предметлаштыруның яңа тенденцияләре» лекциясе китап туплау һәм документларны эшкәртү бүлекләре белгечләрендә аеруча зур һөнәри кызыксыну уяты.

ТР Милли китапханәсендә үткән Россия Милли китапханәсе көннәрендә республика китапханәчеләре белгечләре, Татарстанның 39 районыннан муниципаль китапханәләр вәкилләре, архив, музей һәм фәнни институтлар хезмәткәрләре катнашты. Россия Милли китапханәсе көне кысаларында барлык чаралар ТР Милли китапханәсе базасында үтте (Казан, Кремль ур.,33нче йорт).

ТР Милли китапханәсендәге Россия Милли китапханәсе көннәре турында тулырак:

http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/502389.htm