«Зур китап – провинциядә очрашулар» проекты Татарстанда

2015 нче елның 11 нче ноябрендә «Зур китап – провинциядә очрашулар» проекты Татарстан Республикасына килеп җитте.

Өч көнлек программага исәпләнгән чарага «Татмедиа» АҖ базасында үткән пресс-конференция башлангыч бирде. Әлеге проект һәм аның әһәмияте турында тулырак итеп ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина, «Пушкин китапханәсе» коммерция белән бәйле булмаган фонды генераль директоры урынбасары һәм проектның координаторы Татьяна Потапова, «Большая книга – 2015» Милли әдәби премиясе финалисты – язучы Гүзәл Яхина, язучы, тел белгече Алексей Варламов, язучы, әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьче Майя Кучерская сөйләделәр.

Кич белән «Зур китап – провинциядә очрашулар» проекты катнашучылары  Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китапханә җәмәгатьчелеге, иҗат интеллигенциясе һәм китап укучылар  белән очрашты. Бу чара Китапны, әдәбиятны, иҗатны  яратучы һәм хөрмәт итүче  төрле буын вәкилләрен берләштерде. Очрашу кысаларында авторлар һәр ел саен бирелә торган «Зур китап» Милли әдәби премиясенә лаек булган  әсәрләре белән таныштырдылар: Гүзәл Яхина үзенең тәүге әсәре - «Зулейха открывает глаза» романының эчтәлеген сөйләде, Алексей Варламов «Мысленный волк» романының язылу тарихы һәм идеясе белән бүлеште, Майя Кучерская «Тётя Мотя» әсәренә тукталды.

Очрашу азагында тамашачыларга кунаклар белән фотога төшү, автограф алу мөмкинлеге тудырылды.

12 нче ноябрь, «Зур китап – провинциядә очрашулар» проектның икенче көне вакыйгаларга бик бай булды. Иртән барлык язучылар үзләренең  «провинциядәге» укучылары белән очрашуга кузгалдылар.

Алексей Варламов Лаеш шәһәренә, «Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБМУ үзәк китапханәсенә юл тотты. Уку залында «Идя вдоль творческой канвы...» исемле кичәгә хәзерге рус әдәбиятын яратучылар, рус теле укытучылары һәм 11 нче сыйныф укучылары җыелды.

Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә Гүзәл Яхина белән очрашу булды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, Башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина, Саба үзәк район китапханәсе директоры Гөлсем Батырханова катнашты.

«Яшел Үзән муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасының» 3 нче номерлы шәһәр китапханә-филиалында   «Большая книга» Милли премиясе финалисты – язучы, әдәбият белгече һәм әдәби тәнкыйтьче Майя Кучерская  һәм «Пушкин китапханәсе» коммерция белән бәйле булмаган фондының генераль директоры урынбасары һәм проектның координаторы Татьяна Потапова белән очрашу Яшел Үзән шәһәренең мәдәни тормышында билгеле вакыйга булды. Кунакчыл китапханәгә  100 дән артык кеше җыелды.

Очрашулар бер сулышта, дустанә һәм күтәренке рухта узды. Катнашучыларда яхшы тәэсирләр калдырды һәм авторларның барлык әсәрләре белән якыннан танышу теләге уятты.

Проектның өченче көне – 2015 нче елның 13 нче ноябрендә  –  Казан федераль университетының Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм укытучылары белән Алексей Николаевич Варламов  очрашты. Чараны рус һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты Артем Эдуардович Скворцов, ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Разил кызы Җиһаншина, рус һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы профессоры Резидә Фаил кызы Мөхәммәтшина ачты.

Очрашуда хәзерге рус әдәбиятының торышы, җәмгыять тормышында мәдәниятнең роле, барлык белем бирү баскычларында әдәбиятның дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре каралды.

Шул ук көнне Гүзәл Шамил  кызы Яхина Татарстан китап нәшриятының иҗат коллективы белән очрашты. Бу очрашу кысаларында «Зулейха открывает глаза» әсәрен татар теленә тәрҗемә итү турында килешүгә кул куелды.

«Зур китап – провинциядә очрашулар» проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылган барлык чараларның китап укуны популярлаштыру, бигрәк тә үсеп килүче буыннарда укуга кызыксыну арттыруда әһәмияте гаять зур.

«Зур китап – провинциядә очрашулар» проектының Татарстан Республикасындагы чаралары турында тулырык:

http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/497858.htm

http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/499371.htm

http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/499932.htm