«Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе: эш нәтиҗәләре

2015 нче елның 14 нче октябрендә «Корстон-Казан» КСККда ТР Милли китапханәсе оешуның 150 еллык юбилеена багышланган «Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең тантаналы ачылышы булды. Конференция ТР Милли китапханәсенең бай мирасын һәм төп эшчәнлек юнәлешен яктырткан, ТР Милли китапханәсе юбилеена багышланган видеотасма карау белән башланып китте.

Пленар утырышны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары И. Х. Әюпова ачты. ТР Президенты исеменнән котлауны ТР Премьер министрының беренче урынбасары А. В. Песошин  ирештерде. Шулай ук РФ Мәдәният министрлыгы Фән һәм мәгариф департаментының китапханәләр һәм архивлар бүлеге киңәшчесе С. А. Аленькова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты  рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы рәисе Р. И. Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты М. Х. Сәлахов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Р. Р. Йосыпов, Россия дәүләт китапханәсе генераль директоры А. И. Вислый, Россия Милли китапханәсе генераль директоры А. В. Лихоманов, Россия китапханәләр ассоциациясе президенты В. Р. Фирсов, Төркия Милли китапханәсе директоры З. Томан, Азәрбәйҗанның М. Ф. Ахундов исемендәге Милли китапханәсе директоры К. М. Таһиров, Казахстан Милли китапханәсе генераль директоры А. А. Әскәр һ.б. котлауларын җиткерделәр.

ТР Милли китапханәсе һәм Төркия Милли китапханәсе арасында, үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеген истә тотып, китапханә эше өлкәсендә үзара йогынтыны үстерү максатыннан, ике китапханә арасында үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.

Россия һәм чит илләр милли китапханәләренең үсеш юнәлешләре турында фикер алышу, махсус уку йортлары һәм төрле типтагы китапханәләрнең үзара тәэсир итү юллары, шулай ук һөнәри тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу өч секция кысаларында – «Дөньякүләм китап тарихы һәм милли китап», укыту-белем бирү форматында уздырылган «Цифрлаштыру шартларында китапханәләр фондларын туплау», «Җәмгыятьнең мәгълүматлаштыру һәм гуманлаштырылуы шартларында китапханәләр» – дәвам итте.

Көн дәвамында конференциядә катнашучылар өчен «Корстон-Казан» КСКК фойесында күгәзмәләр һәм презентацияләр мәйданчыгы тәкъдим ителде: ТР Милли китапханәсе фондларыннан оештырылган «ТР Милли китапханәсе: тарих сәхифәләре», «Рухи мирас җәүһәрләре», «Татарстан: Әдәбият, Мәдәният. Сәнгать», «ТР Милли китапханәсе басмалары» экспозицияләре эшләде.  «Укыдым һәм уңышка ирештем» акциясенең агымдагы нәтиҗәләренә нигезләнеп куелган күгәзмә аеруча әһәмияткә ия булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан бүләк ителгән китаплар урын алган иде. Конференциядә катнашучыларга ТР Милли китапханәсенең язма һәм басма ядкәрләрен реставрацияләү һәм күчермәләр ясау остаханәсенең эше һәм «ТР Милли электрон китапханәсе» порталының эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Китапханәнең партнерлары – «Татарстан  китап нәшрияты», «Заман» нәшрияты, «ЭЛАР» корпорациясе, халык сәнгате һөнәрләре осталары үз продукцияләрен тәкъдим итттеләр. «Заманча готика һәм традицион гарәби каллиграфия» хаттатлык тамашасы кысаларында Нәҗип Нәкъкаш (рәссам-хаттат, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның Халык сәнгате һөнәрләре палатасы әгъзасы, галим-текстолог) һәм Назыйм Исмәгыйлев (хаттат, дизайнер) иҗат иттеләр.

Конференциядә РФ һәм якын һәм ерак чит илләр китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, галимнәр, китпаханәләрнең фәнни хезмәткәрләре, фән, белем бирү өлкәсе һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Гомуми алганда 345 делегат килде – 22 се РФ субъектларыннан, 10 сы чит илләрдән.

«Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2015 нче елның 15 нче октябрендә ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында эшен дәвам итте. Анда аеруча мәдәниятара мөнәсәбәтләрдә китапханәләрнең катнашуына игътибар юнәлтелде. Үзара аңлашу һәм мөнәсәбәтләрне уңышлы алып баруда башка халыкларның мәдәниятләрен аңлау мөһим. Китапханәләрне кешеләр арасында үзара аңлашуны үстерүдә мөһим ресурс, мәдәниятара мөнәсәбәтләр территориясе, төрле иҗтимагый төркемнәр вәкилләре арасында даими аралашу мәйданчыгы буларак карага кирәк. «Мәдәниятара мөнәсәбәтләрдә китапханәләрнең катнашуы» очрашу-әңгәмәсе кысаларында Монстер шәһәре (Германия) китапханәсе директоры Беате Трёгер (Beate Tröger) очрашуда катнашучыларга «Төньяк Рейн-Вестфалия Федераль җирлеге китапханәсендә мәдәни мирасны саклау, аның торышы һәм цифрлаштырып файдалану» дигән доклад белән чыгыш ясады. Германиядән килгән коллеганың чыгышы  зур кызыксыну уятты, бу аңа бирелгән күпсанлы сораулардан күренде.

Мероприятиенең азагында ТР Милли китапханәсе, аның структур бүлекләре, Н. И Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты тарихы музее белән танышу оештырылды. Барлык теләүчеләр Казан буйлап экскурсиядә йөрделәр, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булдылар.

Конференциянең икенче көне мәдәни программасы В. И. Качалов исемендәге Зур рус драма театрында «Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе» музыкаль комедиясен һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Хуҗа Насреддин» спектаклен карау белән тәмамланды.

Фотоархив ТР Милли китапханәсе сайтында