«Иң күп укучы мәктәп баласы» бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды

«Иң күп  укучы мәктәп баласы» бәйгесенең II республика этабына нәтиҗәләр ясалды, Татарстан Республикасының балалар китапханәләренә йөрүче иң күп укучы мәктәп балалары билгеләнде.

Җиңүчене  билгеләүнең төп критерие узган уку елында укучының китапханәдән алып укыган китаплар саны булды.

Исегезгә төшерәбез, «Иң күп  укучы мәктәп баласы» Бөтенроссия бәйгесен

«Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештырды.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният идарәсе,ТР Мәдәният Министрлыгы, «Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль мәдәният учреждениесе, «Казан» әдәби-нәфис журналы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән бәйгенең I шәһәр этабы уздырылды һәм 2014-2015 нче уку елында Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүчеләр арасыннан иң күп укучы мәктәп балалары билгеләнде.

Бәйгенең республика этабының генераль партнеры  ТР Милли китапханәсе  дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе булды. II этап кысаларында республиканың 19 үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 121 китапханәсенә йөрүче укучылар катнашты. 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1-11 сыйныф  укучылары арасында иң актив укучы мәктәп балаларыннан 237 анкета алынды. 

Иң  актив әдәбият сөючеләргә «Россия почтасы» филиалы – «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсеннән бүләкләр тапшырылачак.

Бәйгегә йомгак 2015 нче елның 30 нчы сентябреннән дә соңга калмый ясалачак.

1-4 класслар арасында җиңүчеләр булып: Вахитова Эвелина Эдуард кызы һәм Постнов Сергей (Яр Чаллы үзәкләштерелгән китпаханәләр ситемасының 17 номерлы балалар китапаханәсе), Мөхәммәтҗанова Эвелина Расих кызы («Чирмешән ҖҮК» муниципаль бюджет учреждениесе Лашман авыл китапханәсе). Шулай ук 5-11 класслар арасындагы җиңүчеләр: Закирова Эльвина Рәеф кызын (Рантамак авыл китапханәсе – Сарман МР Үзәк китапханәсе муниципаль бюджет учреждениесе филиалы), Әшрәфҗанова Илүзә Илһам кызы (Балтач районының 7 номерлы китапханәсе), Гайсина Алия Ильнур кызы (Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 17 номерлы балалар китапханәсе).

Барлык катнашучыларга уңышлар телибез! Китапны яратыгыз, саклагыз, укыгыз, китапханәләргә йөрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!