Татарстанда «Иң күп укучы мәктәп баласы» бәйгесенең Республика этабы старт алды

«Иң күп  укучы мәктәп баласы» бәйгесенең икенче Республика этабы 10 нчы августка кадәр дәвам итә. Бу этапта Татарстанның барлык төбәкләрендәге 1-11 класс укучылары арасында иң күп укучы мәктәп баласы ачыклана. Бәйгенең Республика этабының генераль партнеры  ТР Милли китапханәсе.

Бәйгенең беренче этабында иң күп укучы мәктәп баласы, ел нәтиҗәләренә карап, Республикабыз башкаласындагы балалар китапханәләренең укучылары арасыннан ачыкланды.  Казан укучылары 15 нче мәктәптә бүләкләнделәр, алар арасында бер уку елында 219 китап укучы 1 нче класс укучысы Клинтакова Мария дә бар.  Бәйгенең беренче этабы ТР Мәдәният Министрлыгы, «Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Муниипаль мәдәният учреждениесе, «Казан» әдәби-нәфис журналы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән узды.

Икенче этап – Республика этабы – 10 нчы августка кадәр дәвам итә. Анда Республиканың барлык балалар китапханәләренә теркәлгән укучылар  катнаша. Конкурста актив катнашучы әдәбият сөючеләргә «Россия почтасы» филиалы – «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсеннән бүләкләр тапшырылачак.

Бүләкләүгә кандидатларны сайлауның төп критерие узган уку елында укучының китапханәдән алган китаплар саны була.

Бәйге турында барлык мәгълүмат www.russianpost.ru һәм www.tatpochta.ru (иҗади бәйгеләр бүлегендә) мәгълүмати сайтында урнаштырылган.

«Россия Почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсе Матбугат хезмәте: тел. (843) 221-18-23, press@tatpochta.ru