«Ел китапханәчесе – 2015» исеменә кыю дәгъва итегез!

Россия китапханәләр ассоциациясе һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Ел китапханәчесе – 2015»  III Бөтенроссия конкурсы игълан итә. Гаризалар 15 нче июльдән кабул ителә. Конкурста китапханә өлкәсендәге эш стажы 5 елдан ким булмаган, 2014-15 елларда әһәмияткә ия һөнәри казанышлары булган Россиянең җәмәгать муниципаль китапханәләре китапханәчеләре катнаша. Наминантларны күрсәтүне Конкурста катнашучы эшләгән китапаханә яисә катнашучы әгъза булып торган төбәк китапханә берләшмәсе башкара.

Конкурста катнашу өчен кирәк булган документларны бизәүнең мәҗбүри таләпләре белән Россия китапханәләр ассоциациясе сайтында www.rba.ru танышырга мөмкин. Катнашучыны күрсәтү, тәрҗемәи хәле һәм катнашучының ризалыгы турындагы гариза  РКА сайтыннан йөкләп була торган бланкларда башкарыла.