Татарстан китапханәләре Свердловск (Свердлау) өлкәсендә

2015 нче елның 19-21 маенда Россиядә игълан ителгән «Әдәбият елы» кысаларында «Аракай авылы Милли мәдәни комплексы» муниципаль мәдәният учреждениесендә белемнәрне күтәрү курслары оештырылды – татарлар белән эшләүче китапханә белгечләре өчен «Авыл китапханәсе: хәзерге шартларда проблемалар, юнәлешләр һәм үсеш перспективалары»  темасына 3 көнлек семинар-практикум булды. Аракай авылы Милли мәдәни үзәге муниципаль мәдәният учреждениесе оештырган семинарның көн кадагына сугучы темасы В. Г. Белинский исемендәге Свердловск өлкә универсаль фәнни китапханәсен, Свердловск өлкәсе халыкара китапханәсен, Свердловск өлкәсенең сукырлар өчен махсус китапханәсен, Татарстан Республикасы Милли китапханәсен, ТР Кукмара һәм Бөгелмә МҮКС  читләтеп узмады, бу китапханәләрнең белгечләре семинарда докладчы һәм лекторлар сыйфатында чыгыш ясадылар.

Семинарга мөһим проблемалар буенча фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга Свердлау, Чиләбе өлкәләре, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы вәкилләре буларак 48 тыңлаучы килде. Лекцияләр, теоретик һәм гамәли дәресләр, төбәкләрнең әйдәп баручы китапханәчеләреннән  мастер-класслар, хезмәттәшләр белән тере аралашу, яңа очрашулар, яңа танышулар, киң колачлы мәдәни программа – болар барысы да семинар программасында бар иде. Тыңлаучылар үз эш юнәлешләре буенча тирән белем, алдынгы тәҗрибә тупладылар, методик материаллар алдылар. Сер түгел, бүген китап укуга кызыксындыру тудыру мәсьәләсе проблемасы кискенләшә бара. Семинарда әлеге проблемалар һәм аларны мөмкин булган чишү юллары  каралды.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Ялкын журналының баш мөхәррире, яшь, креатив идеяләргә бай, «Бәллүр каләм» премиясе иясе язучы Йолдыз Миңнуллина белән очрашу тыңлаучылар өчен үзенчәлекле бүләк булды. Яшь каләм иясенең татар әдәби телендәге чиста сөйләме әсир итте, сокланырга һәм автор кичергән мизгелләрене кичерергә мәҗбүр итте, ә ана телен белмәүче кайберәүләрне уйландырды.

Мондый төрдәге семинар Свердлау өлкәсендә беренче тапкыр уздырылды.

Татар телендәге китап фондларын туплау, күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештыру һ. б. күп проектлар буенча Татарстан китапханәләре белән яңа элемтәләр җайга салынды. Ә иң мөһиме оештыручыларның һәм катнашучыларның әлеге семинарны традициягә кертергә теләүләре булды.

Чыганак:

МУК НКК с. Аракаево