«Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе 2015 нче елның 14-16 октябрендә узачак «Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра. Конференция Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тулуга багышланган чаралар циклына керә.

Конференциянең максаты – Россия Федерациясе һәм чит ил милли китапханәләренең үсеш юнәлешләре турында фикер алышу, һөнәри мәгълүматларны интенсив алмашуны тәэмин итү, махсус уку йортларының һәм төрле типтагы китапханәләрнең үзара тәэсир итешүен камилләштерү.

Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, галимнәр һәм китапханәләрнең фәнни хезмәткәрләре, фәнни, белем бирә торган һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре конференция эшендә катнашырга чакырылалар.

Фикер алышу өчен төп темалар:

  • Социаль-мәдәни яктылыкта хәзерге китапханәләрнең миссиясе;
  • Тикшерү темасы буларак Россия һәм чит ил китапханәләре тарихы;
  • Милли китапханә – мәгълүмат үзәге һәм мәдәниятара багланышлар үзәге;
  • Милли китапханәләр укучылары: иҗтимагый демографик портрет һәм уку үзенчәлекләре;
  • Китапханәләр фондларында кулъязмалар һәм сирәк китаплар коллекцияләре;
  • Мәгълүмати ресурсларны оештыру һәм файдалану барышында мәгълүмати-аралашу технологияләре;
  • Китапханә хезмәткәрләренең өзлексез һөнәри белеме.

 

Конференциядә катнашучыларны теркәү 2015 нче елның 1 нче июленә кадәр Татарстан республикасы Милли китапханәсе сайтында (http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/library_150/conf.htm) «Китапханәгә – 150 ел» рубрикасында башкарыла. Теркәү взносы алынмый. Конференциядә катнашуга караган барлык чыгымнар җибәрүче як хисабына.

Конференция нәтиҗәләре буенча материалларны бастырып чыгару планлаштырыла. Авторларның докладларын конференция материаллары җыентыгында бастырып чыгару өчен текстларны түбәндәге таләпләргә туры китереп, 2015 нче елның 15 июленә кадәр җибәрү зарур.

Бизәүгә таләпләр:

RTF яки DOC форматында Microsoft Word for Windows текстлы редакторы, 14 кегль Times New Roman шрифты, интервал бер ярым; күчерүсез һәм тигезләүләрсез. Текстның күләме 10 биткә кадәр. Презентация әзерләгәндә кертелгән иллюстрацияләрнең күчермәләрен jpg, tiff форматында, 300 dpi рөхсәте белән саклавыгызны сорыйбыз.

    Элемтәгә керү өчен мәгълүмат:

Конференциянең координаторы:

Пичугина Галина Валентиновна

Үсеш һәм гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары

Тел. (843) 292-40-94.

420111  Казан шәһәре, Кремль ур., 33 нче йорт.

Тел. (843) 292-73-62.

Факс (843) 292-73-18.

E-mail: Conf.Nbrt@tatar.ru