«Социаль-мәдәни һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яктылыгында өстәмә һөнәри белем бирү» I Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2015 нче елның 22 нче апрелендә Социаль-мәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтында (Казан шәһәре) «Социаль-мәдәни һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яктылыгында өстәмә һөнәри белем бирү» I Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең максаты: РФ һәм ТР мәдәният  һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының актуаль юнәлешләрен, проблемаларын үсеш юлларын  билгеләү.

Конференциядә каралачак мәсьәләләр: заманча белем бирү технологияләре; белем бирү һәм компетенция: модельләр, алымнар, технологияләр; һөнәри тирәлектә шәхес үсешенә психологик-педагогик ярдәм итү; өстәмә һөнәри белем бирүдә инновацион якын килүләр һәм технологияләр; мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт кадрлар сәясәтенең төп принциплары, эчтәлеге, максатлары һәм мәсьәләләре.  

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсенең укыту-методика үзәкләре җитәкчеләре һәм белгечләре; федераль, региональ, муниципаль мәдәният белән идарә итү органнары белгечләре; мәдәният учреждениеләре (китапханәләр, музейлар, театрлар һ.б.) җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук югарыда күрсәтелгән проблемалар буенча фикер алышырга теләүчеләр конференциядә катнашырга чакырыла.

Конференция турында өстәмә мәгълүматны http://idposkc.tatarstan.ru сайтыннан алырга мөмкин.