«Позитив интернетны бергә төзибез: балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр һәм аларның партнерлары» видеоконференциясе

2015 нче елның 16 нчы февралендә 10 сәгать 30 минуттан 15.00 сәгатькә кадәр Россия дәүләт балалар китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «Позитив интернетны бергә төзибез: балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр һәм аларның партнерлары» дип исемләнгән видеоконференция уздырыла.

Фикер алышу өчен темалар:

  • Интернеттагы куркынычсызлык өчен яңа трендлар.
  • Позитив контент: проблемалар һәм үсешкә ярдәм.
  • Хәзерге заман балаларының һәм яшүсмерләренең медиа- һәм мәгълүмати белемлелеге.
  • Шәхес үсешенә булышлык итүче Интернет ресурслар, балалар өчен сайтларны сайлап алу һәм бәяләүдә китапханәләрнең роле.
  • Позитив контент төзүгә һәм Интернетта балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә караган балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләр проектлары.

 

 Видеоконференциядә катнашу өчен 2 нче февральдән дә соңга калмыйча түбәндәге адреска childcontent@gmail.com гариза җибәрү мөһим.