«Иҗтимагый-икътисадый реформалар шартларында төбәкнең Үзәк китапханәсе белән идарә итү» семинары
2015 нче елның 24 нче февраленнән алып 6 нчы мартына кадәр Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты «Иҗтимагый-икътисадый реформалар шартларында төбәкнең Үзәк китапханәсе белән идарә итү» белем бирү программасы буенча укулар уздыра.
Программада:
- үзгәрүчән тирәлектә китапханәләр үсеше белән идарә итү;
- китапханәләр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы;
- китапханәләр эшчәнлеге стандартлары;
- җитәкченең аралашу компетентлыгы;
- китапханә эшчәнлегенең икътисадый нигезләре;
- китапханәләр эшчәнлеген бәяләү индикаторлары;
- китапханәләр эшчәнлегенең сыйфат мониторингы;
- китапханә кадрларын аттестацияләү;
- китапханәнең маркетинг эшчәнлеге: грантлар, проектлар;
- китапханәләрнең төбәк һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеше;
Семинарда катнашу өчен ҮКС директорлары һәм филиаллары мөдирләре чакырыла.
Семинар турында өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон аша алып була: (843) 293-24-69, 293-83-00.