«Әдәби геройга һәйкәл» интернет-акциясендә катнашырга чакырабыз

Хөрмәтле коллегалар, китап һәм китап укырга яратучылар!

Россия китапханәләр ассоциациясенең уку секциясе Россиядә әдәбият елына туры китереп «Әдәби геройга һәйкәл» дип исемләнгән интернет-акция уздыра. Уку үзәкләрен, китапханәләрне, уку йортларын әлеге акцияне хупларга һәм анда катнашырга киң катлам укучыларны җәлеп итәргә чакырабыз. Интернет-сорау 2015 нче елның 15 нче гыйнварыннан 31 нче мартына кадәр дәвам итә.

Нәтиҗәләр Уку секциясе утырышында Бөтенроссия китапханәләр Конгрессы кысаларында: РКА Һәр ел саен уза торган XX юбилей конференциясендә (Самара. 17-22 май, 2015 нче ел) ясалачак.

2015 нче елда төрле буын укучыларының әдәби традицияләр һәм әдәби зәвыклары турындагы сөйләшүләргә кушылыгыз.

«Әдәби геройга һәйкәл» интернет-акциясе анкетасы