Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсе порталының 2014 нче елдагы эш нәтиҗәләре

2014 нче ел дәвамында «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасын камилләштерү буенча актив эш дәвам итте. Аның территориаль колачы киңәйде – аңа тагын Татарстанның 9 үзәкләштерелгән китапханәләр системалары ялганды. Китапханә хезмәткәрләре корпоратив технологияләрне уңышлы үзләштерделәр, 2014 нче елда Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогының күләме 30 меңнән артык библиографик язмага артты.
Порталның «Китапханәләр» битендә Татарстанның 1023 җәмәгать китапханәләре турында контакт мәгълүмат урнаштырылды һәм аларның географик координаталары күрсәтелде. «Электрон коллекцияләр» битендә 3124 документның электрон күчермәләре урнаштырылды. «Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 236 виртуаль белешмә бирелде.