Казан губернасы земство идарәсе хисаплары «Электрон коллекцияләр» битендә урнаштырылды

2014 нче елның ноябрендә Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе порталының «Электрон коллекцияләр» бите Казан губернасы земство идарәсе хисапларының күчермәләре белән тулыландырылды.

Отчетларның темасы төрле: «1906 нчы елда уңыш булмаудан зыян күргән  Казан губернасы халкына матди ярдәм буенча хисап» (1908); «1913 нче ел өчен ветеринария эше буенча хисап» (1914) һ. б.

Күп кенә документлар 1907, 1910 һәм 1914 нче еллар өчен иминият эшләре турындагы хисапларны үз эченә алганнар. Шулай ук Казан губернасы земство идарәсенең 1910 нчы елның 1 нче сентябреннән 1911 нче елның 1 нче сентябренә, 1914 нче елның 1 нче сентябреннән 1915 нче елның 1 нче сентябренә кадәрге иминият эшләре һәм янгынга каршы чаралар буенча эшләре тулы яктыртылган.

«Губерна җыемы буенча» керемнәр һәм чыгымнар сметасы счетларының тулы исемлеге,  «Губерна земствосы бурычлары» турында  1900, 1914 нчы еллар өчен «Казан губернасы земствосы күзәтүендә булган Казан губернасы земство идарәсе суммалары турындагы хисаплар» да бирелгән.