Татарстанның Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен «Мәгълүмат-китапханә эшчәнлегенең юнәлеше буларак социомәдәни проектлау» белем бирү программасы буенча укулар уздырылды

2014 нче елның 10-20 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен «Мәгълүмат-китапханә эшчәнлегенең юнәлеше буларак социомәдәни проектлау» белем бирү программасы буенча укулар уздырылды.

Тыңлаучыларның игътибар үзәгендә проектлауны тормышка ашыру һәм социаль проектларның типологиясе, гариза төзелеше һәм грант проекты гаризасы бүлекләрен мәгълүмати тутыру булды. Китапханәнең мәгълүмати тирәлеге, аның электрон мәгълүмат ресурслары формалашуда проект эшчәнлеге мәсьәләләре зур кызыксыну уятты. Белем бирү программасын тәмамлаганда тыңлаучылар муниципаль китапханәләрдә китапны һәм укуны алга җибәрүгә багышланган иҗади проектларын тәкъдим иттеләр. Проектлар арасында – яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә, «Яшь туган якны өйрәнүче» клубларын оештыруга багышланган китапханәләр эшчәнлеге, «Әдәби кунакханә», авылларның виртуаль елъязмасын төзү, экологик викторина, ата-аналар өчен тәкъдим ителә торган ярдәмлек.