Казан губернасы земство идарәсе эшчәнлеге «Электрон коллекцияләр» битендә урын алды

2014 нче елның октябрь ае дәвамында «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының «Электрон коллекцияләр» бите Казан губернасы земство идарәсе документларының күчермәләре белән тулыландырылды. «Казанская губерния в сельскохозяйственном отношении за 1902 год» статистик мәгълүматлар җыентыгы урнаштырылды. Анда метеорологик мәгълүматлар,   икмәкләр, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр уңышы, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр турындагы мәгълүматлар яктыртылган. Җыентыкка кушымтада Казан губернасының өязләр, волостьлар чикләре күрсәтелгән картасы бирелгән.

Шулай ук 1906 елның 1 сентябреннән алып 1907 нче елның 1 нче сентябренә кадәрге чорга, 1912 нче елга Казан губернасы земство идарәсе эшчәнлеге турындагы хисаплар  ирекле кулланылышта. Хисапларның төп мәсъәләләре – земство идарәсенең «агрономия эшләре, азык-төлек эшләре хакындагы» йөкләмәләре, «1912 нче елгы чыгымнарга җыелма исемлек», «җәмәгать кайгырту оешмалары хакындагы боерыклар» һ.б.

Авыл хуҗалыгы курсларының, губерна земствосының район җиләк-җимеш питомнигының, Лаеш тәҗрибә кырының һ.б. эшләре каралган «Обзор деятельности сельскохозяйственного отдела Казанской Губернской Земской Управы за время с 1 января по 1 сентября 1911 года» җыентыгы аеруча зур кызыксыну тудыра.