«Россия җәмгыятен модернизацияләү һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кадрлар әзерләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2014 нче елның 23-24 октябрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, вузның 45-еллыгына багышланган «Россия җәмгыятен модернизацияләү һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә кадрлар әзерләү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрү кысаларында, китапханә-мәгълүмат өлкәсе проблемаларына кагылышлы дүрт секциянең утырышлары узды. Бу – «XXI гасырда китапханә һәм кешелеклелек: традицияләр һәм инновацияләр», «Китапханә мәктәбе һәм гамәлият: үзара тәэсир итешү юнәлешләре», «Уку һәм илебезнең китап культурасы традицияләре», «Хәзерге мәгълүмати киңлектә китапханә». Конференциядә катнашучыларның географиясе гаять киң. Конференция эшендә, оештыручы-университет мөгаллимнәреннән тыш, Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университеты, Самара мәдәният һәм сәнгать академиясе, Мари, Удмурт һәм Мордва дәүләт университетлары, Милли китапханә һәм Татарстан Республикасының Республика яшүсмерләр китапханәсе, Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы вәкилләре катнашты. Утырышларны үткәрү барышында китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге белгечләрен әзерләүгә, мәгълүмати технологияләр шартларында хәзерге китапханәләр эшчәнлеге проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Конференция эшенең икенче өлешендә, Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан уздырылган «Мәдәният кешелекне берләштерә» социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә презентация булды.