«Руслан»: автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» белем бирү программасы буенча укулар уздырылды

2014 нче елның 13-18 октябрендә китапханә хезмәткәрләре «Руслан»: автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» һөнәри үсешнең өстәмә белем бирү программасы  кысаларында укулар уздылар. Тыңлаучылар төркеменә Казанның эре китапханәләре – Милли китапханә, Республика балалар китапханәсе, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе, шулай ук Яр Чаллы, Лениногорск һәм Балык Бистәсе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре керде.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (белемнәрен күтәрү) институты оештырган әлеге курсларда тыңлаучылар туплау, каталоглар оештыру, хезмәт күрсәтү барышының автоматлаштырылган циклларын үзләштерделәр. Практик дәресләр Татарстан Милли китапханәсе һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе базаларында уздырылды.

Китапханә хезмәткәрләренең корпоратив технологияләрне үзләштерүләре Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрүгә мөмкинлек бирә.