«XXI гасырда китапханә һәм гуманизм: традицияләр һәм инновацияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференция

2014 нче елның 23-24 октябрендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мәгълүмати сервис һәм медиатехнологияләр факультеты Татарстан Республикасында югары китапханә белеменең 45-еллыгына багышланган «XXI гасырда китапханә һәм гуманизм: традицияләр һәм инновацияләр» дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашырга чакыра. Конференциядә күтәреләчәк мәсьәләләр күптөрле: китап белеменең гуманистик миссиясе; китапханәләр һәм укучы Россия: диалогка юл; укучы һәм файдаланучы: үзара тәэсир итешү моделе; китапханәче-гуманист: үткәнгә кайту яки яңа сыйфат; югары мәктәпне реформалау шартларында китапханә һөнәренең абруе.

Конференциядә катнашу өчен китапханә җитәкчеләре һәм белгечләре, мөгаллимнәр, фәнни хезмәткәрләр чакырыла. Конференция турында өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон буенча алырга була: (843) 277- 83- 38.