Порталда Казан губернасы турындагы документларның электрон күчермәләре урнаштырылды

2014 нче елның августында «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон коллекцияләрен Казан земство идарәсенең статистика бүлеге тарафыннан әзерләнгән документларның электрон күчермәләре белән тулыландыру дәвам итте. 1896, 1897, 1899 нчы еллардагы «Казанская губерния в сельскохозяйственном отношении за...год» исемле статистик мәгълүматларны туплаган җыентыклар урнаштырылды.
Җыентыкларда метеорологик мәгълүматлар, терлекчелек турында, печән җыю һәм үләннәр үсеше, кыр үсемлекләренең уңышы, терлекләргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр турында мәгълүматлар яктыртылган.
Уникаль докуменларның башкалары − Казан губерна земство җыелышына тәкъдим ителгән Казан губерна земство идарәсе докладлары. Казан шәһәр идарәсенең докладларында һәм доклад язмаларында күптөрле мәсьәләләр каралган: «Казан шәһәрендә олаучылык һөнәре производствосы» турында (1895), «1917 нче елның җәй айларында Панаев бакчасында симфоник концертлар» оештыру турында (1916) һ. б.