30 август – Татарстан Республикасы көне!

Порталның барлык файдаланучыларын Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз!
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы татар милләтенең, республикада яшәүче бөтен халыкның үзбилгеләнүгә булган аерылгысыз хокукын тормышка ашырып, аның җиргә, җир асты һәм табигый ресурсларга булган хокукы беркетелгән тарихи документ – Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итте. Татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды, нинди милләттән булуларына, социаль чыгышлары, диннәре, сәяси инанулары нинди булуга карамастан, барлык гражданнарга тигез хокуклар гарантияләнде.