2014 нче елның июлендә порталның электрон коллекцияләрен тулыландырган яңа документлар

2014 нче елның июлендә «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталының электрон коллекцияләре Казан земство управасының статистика бүлеге тарафыннан әзерләнгән документларның электрон күчермәләре белән тулыландырылды. «Казанская губерния в сельскохозяйственном отношении за ... год»  исемле җыентык метеорологик мәгълүматларны, терлекчелек турында, печән  җыю һәм үләннәр үсеше, кыр үсемлекләренең уңышы, терлекләргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр турында мәгълүматлар бирә. Электрон коллекцияләрне тулыландырган яңа документлар 1892, 1900, 1903 һәм 1905 еллардагы статистик мәгълүматларны үз эченә алган. Шулай ук Казан губернасы земство идарәсе документларының электрон күчермәләре урнаштырылды – «Дополнительный отчет Казанской губернской земской управы по благотворительной помощи населению Казанской губернии, пострадавшему от неурожая в 1906 году» (1908), «Инструкция дорожным десятникам и старостам Казанской Губернской Земской Управы» (1903) һ.б.