Порталда туган як турындагы уникаль документларның электрон күчермәләре урнаштырылды

Порталның «Электрон коллекцияләр» битендә Казан шәһәр думасы һәм Казан шәһәр управасы эшчәнлегенә багышланган, 19 нчы гасырда – 20 нче гасыр башында дөнья күргән  документларның тулы текстлары урнаштырылды. Ерактагы файдаланучылар 1872-1873 нче елларда расланган «Сборник обязательных для жителей г. Казани постановлений Казанской Городской Думы»  документы белән таныша алалар. Карарларның темасы  төрле-төрле, бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган : «О содержании в чистоте улиц и площадей», «О воспрещении засорения озера Кабан» һ. б. Шулай ук  1914 нче елның 1 нче маенда расланган «Обязательное постановление об учреждении в г. Казани адресного стола» документы тексты да бирелде.

Казан шәһәр управасы эшчәнлеге турында түбәндәге документлар сөйли: «Отчет Казанской Городской Управы за 1893 год» (1894), «Казанской Городской Думе доклад Городской Управы» (1913).