Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена әзерлек планнары төзелде

2015 нче елның 24 нче гыйнваренда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 150 ел тула. Китапханә кебек уникаль күренешнең 150 елга сузылган бай тарихы бар.
Юбилейга багышланган чараларны төгәл планлаштыру һәм оештыру түбәндәге өстенлекле юнәлешләрдә тормышка ашырыла: Милли китапханәнең тарихына һәм бүгенгесенә багышланган библиографик күрсәткеч һәм фәнни җыентыклар төзү; реклама һәм сувенир продукция спектрын формалаштыру; Милли китапханәнең эшчәнлеген яктырткан электрон мәгълүмат ресурслары төзү; халыкара фәнни форум оештыру һәм үткәрү.
Татарcтан Республикасы Милли китапханәсе сайтында китапханә турындагы мәгълүматларны үз эченә алган – юбилейга багышланган махсус бит булдырылды.
Түбәндәге адрес буенча чакырабыз http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/library_150.htm