«Татарстан Республикасының җыелма электрон каталогы» мәгълүмат системасында «Китапханәара абонемент» модуле эшли башлый

        2014 нче елның мартында «Татарстан Республикасының җыелма электрон каталогы» мәгълүмат системасында  «Автоматлаштырылган эш урыны «Китапханәара абонемент» модуле эшли башлый. Программа Татарстан Республикасының корпоратив китапханәләр мохитендә китапханәара абонемент хезмәте һәм документларны электрон юл белән алдыру белән бәйле булган операцияләрне атоматлаштырылган режимда башкаруны тәэмин итә. МБА (Китапханәара абонемент) модуле түбәндәге мөмкинлекләрне күздә тота: Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогында библиографик мәгълүмат табу; китапханәара хезмәтләргә заказ; заказларның хәрәкәте турында белдерү; заказларның үтәлеше турында статистик мәгълүмат бирү.

        ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик советы карары нигезендә 2014 нче елның 6 нчы февраленнән «Китапханәара абонемент» модулен тоташтыру һәм тест режимында эшләү өчен Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы сайланды. Ай дәвамында тест режимында эшләүче Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында ерактагы файдаланучыларга бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

        Киләчәктә «Китапханәара абонемент» модуленә «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» проектында катнашучы барлык китапханәләр дә тоташтырылачак.